Әлмәттә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазының кайда узачагы билгеле булды
Быел үзәк мәчетне реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазы 20 июльдә "Алнас" футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт комплексының ясалма өслекле футбол кырында узачак.